Транспорт өчен шулай ук берничә тукталыш гамәлдән чыгарылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы февраль). Казанда 10-нчы февральдән 3-нче номерлы троллейбус маршруты һәм 70-нче номерлы автобус маршруты хәрәкәте схемасын вакытлыча үзгәртү планлаштырыла. Казан метрополитенының «Юлиус Фучик урамы» станциясеннән «Академик Сахаров урамы» на кадәр икенче линиясенең беренче участогы төзелеше белән бәйле рәвештә, әлеге маршрутлар өчен берничә тукталыш гамәлдән чыгарыла. Хәрәкәт схемаларында үзгәрешләр 2021 елның май ахырына кадәр гамәлдә булачак.
Шулай итеп, Академик Глушко урамы, 15 ноктасыннан Елга портына кадәр йөрүче 3-нче номерлы троллейбус маршруты участок буйлап түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк: Бигичев урамы – Җиңү проспекты һәм Академик Сахаров урамы киселешендәге юлүткәргеч – Камалеев проспекты аша, алга таба маршрут буенча.
Чехов базарыннан «Весна» торак комплексына кадәр йөрүче 70-нче номерлы автобус маршруты кире юнәлештә түбәндәге схема буенча хәрәкәт итәчәк: Җиңү проспекты – Әхтәмов урамы – Җиһанов урамы – Камалиев проспекты – алга таба маршрут буенча.
Моннан тыш, 3-нче номерлы троллейбус өчен Бигичев урамы буенча «Академик Сахаров урамы» тукталышы, 70-нче номерлы автобус өчен Җиңү проспекты буенча «Академик Глушко урамы» тукталышы гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.
Исегезгә төшерәбез, метро төзелеше белән бәйле рәвештә Юлиус Фучик урамында җәмәгать транспорты хәрәкәте схемасы вакытлыча үзгәртелде. Шулай итеп, урамның 135-нче номерлы йорттан алып участогында Ломжа урамына кадәр транспорт хәрәкәте туктатылды. Эшләр тәмамланганчы 5, 9 һәм 12 номерлы троллейбус маршрутлары һәм 18, 30, 31, 33, 34, 45, 46, 63 77 номерлы автобус маршрутлары җирле юл буенча күрсәтелгән участокны урап узачак.