В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Пик вакытында җәмәгать транспорты һәм автомобильләр хәрәкәте өчен анда ике полоса бушатылачак
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь, Диана Жиленкова). Казанда 10 нчы июньнән җәй ахырына кадәр Уң як Болак урамында хәрәкәт өлешчә чикләнәчәк. Бу җылылык үткәргеч участогын алыштыру белән бәйле, дип хәбәр итте «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин.
Аның сүзләренчә, эшләр К.Нәҗми урамы белән киселештән алып Уң як Болак урамындагы 13 нче йортка кадәр 500 метрдан артык озынлыктагы участокта барачак. 1976 елда төзелгән диаметры 700 мм булган үткәргеч торба алыштырылырга тиеш. Аның эксплуатация срогы инде узган, соңгы елларда биредә 18 төзексезлек барлыкка килгән.
Искәндәр Гыйниятуллин билгеләп үткәнчә, шәһәр үзәген җылыту системасын үстерү өчен запас булсынга яңа җылылык үткәргечнең диаметры 700 мм дан 800 мм га кадәр арттырылачак. «Эшләр белән бәйле рәвештә июнь уртасыннан июль ахырына кадәр кайнар су белән тәэмин итү туктатылачак», – дип билгеләп үтте ул.
Җылылык үткәргеч 62 торак йортка, дүрт мәктәпкә, өч балалар бакчасына, дүрт медицина учреждениесенә, 10 кунакханә бинасына һәм 700 дән артык төрле кулланучыга (алар арасында административ биналар, кибетләр, кафелар һәм рестораннар бар) хезмәт күрсәтә.
Ремонт тәүлек әйләнәсе барачак. Төнге вакытны иң аз шау-шулы эшләрне башкару өчен бүлеп бирәчәкләр, чөнки бу урамда торак йортлар урнашкан.
Юл кырыенда сул як полосаны ябарга планлаштыралар. Икенче полоса хәрәкәт трафигы түбән булган чорда махсус техника урнаштыру өчен генә ябылачак. Җәмәгать транспорты маршрутлары үзгәрмәячәк, дип ассызыклады Транспорт комитеты рәисе урынбасары Марат Шәрипов.
«Уң як Болак урамында үткәрү сәләтен яхшырту өчен туристик автобуслар өчен парковканы гамәлдән чыгардылар, хәрәкәт өч полосада башкарылачак, шулай ук транспорт чаралары туктавын һәм туктап торуын тыя торган билгеләр куелды», – дип аңлатты ул.
Уң як Болак урамында транспорт чаралары хәрәкәте интенсивлыгы эш көннәрендә тәүлегенә 24 меңнән артык автомобиль һәм ял көннәрендә 21 меңгә якын тәшкил итә. Урам буенча дүрт автобус һәм бер троллейбус маршруты үтә, күчмә составның гомуми саны 65 берәмлек.
Пик вакытында җәмәгать транспорты һәм автомобильләр хәрәкәте өчен ике полосаны азат итәчәкләр. Калган вакытта бер полоса ачылачак.
Моннан тыш, 11 нче июньгә каршы төннән 12 июньгә кадәр Әмирхан проспектыннан Вишневский урамына кадәр хәрәкәт юнәлешендә «Миллениум» күперенең бер яртысын тулысынча ябачаклар. Биредә тикшерү үткәреләчәк, ул кирәкле ремонт эшләренең күләмен һәм аларны башкару вакытын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.
Хәзерге вакытта «Миллениум» аша тәүлегенә 50 меңнән артык автомобиль үтә. Күпернең гомуми озынлыгы 1,5 км тәшкил итә, күпер корылмасы – 800 м артык. 16 ел дәвамында объектта бер генә капиталь ремонт та булмаган.
«Асфальт-бетонның өске катламын алыштыру буенча гына эшләр башкарылган. Бүгенге көндә гидроизоляцияне, асфальт-бетон конструкцияне, күперне тотып тора торган берничә төзелеш корылмасын һәм күпер элементларын тулысынча алыштыру зарур», - дип аңлатты Шәрипов.
Аның сүзләренчә, автомобильләр хәрәкәте күпернең икенче яртысында оештырылачак – һәр якка 2 полоса.
«Казанда якын көннәрдә ике зур артерия – Вахитов һәм Яңа Савин районнарын тоташтыручы «Миллениум» күперенең бер өлеше һәм өлешчә Уң як Болак урамы ябылачак. Без аңлыйбыз, бу машина йөртүчеләргә дә, пассажирларга да уңайсызлыклар тудырачак. Шуңа күрә сроклар мөмкин кадәр кыскартылачак, эшләр тәүлек әйләнәсе алып барылачак», – дип йомгаклады Транспорт комитеты рәисе урынбасары.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк «Миллениум» күперен ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан Мэры Илсур Метшин карап чыктылар. Төбәк башлыгы барлык планлаштырылган эшләрне вакытында башкарырга һәм аларның сыйфатын катгый күзәтергә кушты.