В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Моннан тыш, тышкы реклама урнаштыру схемасына диджитал-форматлы һәм статик конструкцияләр өчен яңа урыннар кертәчәкләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь, Камилә Вилданова). Казанда реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасына үзгәрешләр кертү планлаштырыла. Аны диджитал-форматлы конструкцияләр өчен 13 яңа урын һәм статик форматлы конструкцияләр өчен 20 урын тулыландырачак. Бу еврощитлар базарының күләмен 7,6% ка арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итте эшлекле дүшәмбедә Тышкы реклама һәм мәгълүмат идарәсе башлыгы Әскәр Баһаветдинов.
«Үзгәргән чынбарлык иске планнарны яңадан карауга китерде. Гаделлек өчен, әйтергә кирәк, инициатива реклама базарында катнашучыларның үзләреннән килде һәм безнең экспертлар тарафыннан хупланды һәм ярдәм ителде. Еврощитлар базарының сыйдырышлылыгы нибары 7% ка гына үзгәрсә дә, без төп уенчылар белән дискуссияләр үткәрергә, экспертлар, реклама базарында катнашучылар белән фикер алышырга, аларның аңлавын һәм ярдәмен алырга кирәк дип таптык», – дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин.
Беренче чиратта яңа щитлар элек реклама конструкцияләре урнаштырылмаган урамнарда яки урам участокларында барлыкка киләчәк. Бу – Глушко, Тихорецк, Техника, Копылов, Губкин, Кол Гали, Мир, Вознесение тракты, Бертуган Батталовлар, Петр Витер урамнары. Шулай итеп, яңа адрес программасы кисешми, ә гамәлдәгесен тулыландыра.
Әскәр Баһаветдинов сүзләренчә, реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасын яңадан карап чыгуны вакыт билгели. Илебезнең тышкы реклама базары постковид кризисын җиңеп чыкты һәм тарихи максимумнарны күрсәтә.
«2023 елның беренче яртыеллыгында 315 млрд сум акча эшләнде, бу узган ел белән чагыштырганда 27% ка һәм 2021 елның беренче яртыеллыгыннан 19% ка күбрәк. Әгәр берничә ел элек цифрлы чыганаклардагы тулылык 50% тан артмаган булса, 2023 елның уртасында ул рекордлы 87% дәрәҗәсенә чыккан. Гомумән алганда, Казанның реклама базары күләме биш ел эчендә 675 млн сумнан 900 млн сумга кадәр артты, бу чираттагы тарихи рекорд булып тора. Динамика 35% тәшкил итте», - диде ул.
Казанда реклама базарының үсеше цифрлы чыганакларның популярлыгы арту белән бәйле, дип билгеләде Әскәр Баһаветдинов. Хәзер digital-форматка өстенлек бирелә, чөнки ул куллануда сыгылмалырак. Казан операторлары яңа форматка актив күчә һәм акрынлап статик реклама конструкцияләрен цифрлы конструкцияләргә алмаштыра. Реклама конструкцияләрен урнаштыру схемасында цифрлы экранлы 158 еврощит урнаштыру мөмкинлеге каралган. Хәзер мондый конструкцияләр 120, ә ел ахырына барысын да цифрлы экраннар белән җиһазландыру планлаштырыла.
Яңа схеманы гамәлгә кертү югалган конструкцияләрне торгызырга мөмкинлек бирәчәк, алар юлларны төзү һәм реконструкцияләү зонасына эләккән һәм сүтелгән.
«Биш ел эчендә 24 конструкция буенча килешүләр өзелде һәм тагын 30 вакытлыча сүтелде. Мондый хәл реклама бирүчеләргә зыян китергән, базар табышка ирешмәгән, ә шәһәр бюджетының керемнәре 70 млн сум тәшкил иткән», – дип белдерде Әскәр Баһаветдинов.
Исегезгә төшерәбез, Казан Россия реклама базарында лидерларның берсе. 2018 елда конструкцияләрне урнаштыру хокукына үткәрелгән сатулар нәтиҗәсендә 3,2 млрд сумнан артык суммага контрактларның рекордлы күләменә ирешергә мөмкин булган.
Фото: Денис Гордийко, Марат Мөгыйнов