Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.09.2019, 11:30

Казанда 2020 ел ахырына кадәр авария хәлендәге 16 йорт күчереләчәк

2019-2025 елларга гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча муниципаль программага 519 фатирлы 51 йорт кергән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь, Алена Мирошниченко). Казанда аварияле торактан күчерүнең чираттагы этабы старт алды. 2020 елның 31-нче декабренә кадәр иң нык тузган 16 йортны күчерү планлаштырыла. Алар арасына Мостоотряд урамындагы 9 объект, Дружный тыкрыгы буенча 2 йорт, шулай ук түбәндәге адреслар буенча урнашкан йортлар керде: Шәриф Камал ур., 10, Прирельсовая ур., 3, Качалов ур., 77а, Нижняя ур., 5 һәм Яңа Азино ур., 21. Бу хакта бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында Торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Габделхаков хәбәр итте.

Гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча яңа муниципаль адреслы программа 2019-2025 елларга исәпләнгән. Аңа 2012 елдан 2017 елның гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган йортлар – 519 фатирлы 51 йорт кертелгән, аларда 1,5 меңгә якын граждан яши. Программаны финанслауның гомуми күләме 893,9 млн. сум тәшкил итә, шуның 639,5 млн. сумы - Торак – коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү федераль фонды, 254,3 млн. сумы - Татарстан Республикасы бюджетыннан.

Марсель Габделхаков аңлатканча, авария хәлендәге йортларны күчерүне 2025 елның сентябренә кадәр алты этапта үткәрү планлаштырыла. Аларда яшәүчеләргә өстәмә түләүләрсез элек авария хәлендәге торактан ким булмаган мәйданда яңа төзекләндерелгән фатирлар биреләчәк. Бүген Торак сәясәте идарәсе 55 фатир сатып алу өчен аукцион игълан итте, аның нәтиҗәләре 16-нчы сентябрьдә билгеле булачак.

«Моннан тыш, 2019 елда проблемалы өлешле объектлар төзелеше тәмамлангач, Казанның Киров районындагы 32-нче Хәрби шәһәрчек территориясендә урнашкан 5 авария хәлендәге йорт күчереләчәк. Моның өчен Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды белән «Салават күпере» торак комплексы йортларында 30 фатир сатып алуга 57,7 млн сумлык килешү төзелгән», - дип хәбәр итте спикер.

М.Габделхаков билгеләп үткәнчә, Казанда 2017 елдан соң тагын 45 йорт авария хәлендә дип табылган, әмма федераль закон нигезендә алар гамәлдәге программага кертелергә тиеш түгел, ләкин киләчәктә формалаштыру вакытында исәпкә алыначак.

Фото: Марат Мугинов

Марсель Габделхаков аңлатканча, авария хәлендәге йортларны 2025 елның сентябренә кадәр алты этапта күчерү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, 2013-2017 еллар программасы кысаларында Казанда 1,6 млрд.сумлык 89 күпфатирлы авария хәлендәге йорт күчерелде.

«Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев программасы тәмамланганнан соң, 34 мең гаилә яңа торак алгач, кызганычка каршы, тузган һәм авария хәлендәге торак фонды әле калган вакытта, барлыкка килгән паузаны барысы да хәтерли. Аннан соң без тагын 89 йортны күчердек. Хәзер тоннель ахырында тагын 1,5 мең гаилә өчен яктылык пәйда булды», - диде Казан Мэры Илсур Метшин.

2019-2025 елларга программага кермәгән йортларга килгәндә, шәһәр башлыгы мәсьәләнең эзлекле рәвештә хәл ителәчәген ассызыклады, шәһәр хакимияте вәкилләре авария хәлендәге калган йортларны, яшәүчеләр кебек үк, күчерү яклы. «Кызганычка каршы, без әлегә авария хәлендәге торак проблемасы өстендә җиңү әләмен күтәрә алмыйбыз. Әмма быелгы программаны тормышка ашырып, без авария хәлендәге тораклар иң аз санда булган шәһәр булачакбыз», - дип нәтиҗә ясады И.Метшин.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 09.09.2019
Видеорепортаж
09.09.2019 11:48
Казанда 2019-2025 елларга аварияле торактан күчерү программасы расланды
Барлык яңалыклар