В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләү юл эшләре үткәрү белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Казанда май ахырына кадәр Николай Ершов урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
31-нче майга кадәр транспорт хәрәкәте Николай Ершов урамы буенча Октябрь шәһәрчеге урамындагы 1/111 номерлы йорт тирәсендә чикләнгән.
Чикләү юл эшләре үткәрү белән бәйле.