Тиешле күрсәтмәләр шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июль). Казанда 31-нче июльгә кадәр Татарстан, Комиссар Габишев, Борхан Шаһиди һәм Карбышев урамнары буенча хәрәкәт чикләнә. Тиешле күрсәтмәләр шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
Татарстан урамы буенча транспорт хәрәкәте Габдулла Тукай урамыннан Девятаев урамына кадәрге участокта чикләнәчәк;
Комиссар Габишев урамы буенча - Кол Гали урамыннан алып Рихард Зорге урамына кадәрге участокта;
Борхан Шаһиди урамы буенча - Габдулла Тукай урамыннан Сәетгалиев урамына кадәрге участокта;
Карбышев урамының машиналар йөрү өлеше буенча - Даурия урамыннан Карбышев урамындагы 1-нче йортка кадәр.
Хәрәкәтне ябу урам-юл челтәрен төзекләндерү эшләре белән бәйле.