В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
1-нче ноябрьдә Фучик урамындагы 42-нче номерлы йортка керү юлы тулысынча ябылачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы сентябрь). Казанда 30-нчы ноябрьгә кадәр Фучик урамында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте чикләнде. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Әйтик, 30-нчы ноябрьгә кадәр Фучик урамындагы 42-нче йорт янында җирле юл һәм тротуар ябылган. Беренче ноябрьдә өйгә керү юлы тулысынча ябылачак.
Хәрәкәтне чикләү «Фучика» станциясеннән «Сахаров» станциясенә кадәр метрополитенның икенче линиясенең беренче участогын төзү зонасыннан элемтә кабельләрен чыгару буенча эшләр башкару белән бәйле.