В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле күрсәтмәләр Казан Башкарма комитетында имзаланды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче август). Казанда 29-нчы августка кадәр Мамадыш тракты һәм Главная урамы буенча хәрәкәт чикләнә. Тиешле күрсәтмәләр Казан Башкарма комитетында имзаланды.
Мамадыш трактында Интернациональная урамыннан Казаннан чыгу юлына таба - Питрәч районы чигенә кадәрге участокта транспорт хәрәкәте чикләнә.
Хәрәкәт Главная урамы буенча Халезов урамыннан Окружная урамына кадәрге участокта ябык.
Чикләүләр урам-юл челтәрен төзекләндерү вакытын озайту белән бәйле.