В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы март). Казанда вакытлыча Дементьев урамындагы автомобиль юлы буйлап транспорт хәрәкәте чикләнә. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
25-нче мартка кадәр транспорт хәрәкәте Дементьев урамындагы 2б корп.6 бинасы янындагы юл өлеше буенча чикләнгән.
Бу кабель линиясен монтажлау эшләре белән бәйле.