В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Транспорт хәрәкәтен чикләү квартал эчендәге җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясау белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче июль). Казанда 23-нче августка кадәр Юлиус Фучик урамы буенча транспорт хәрәкәте өлешчә ябылган. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Транспорт хәрәкәте Ю.Фучик урамы буенча урнашкан 55б номерлы йорттан 55а номерлы йортка кадәр, шулай ук 53а номерлы йорт янында чикләнгән. Бу квартал эчендәге җылылык челтәрләренә капиталь ремонт ясау белән бәйле.