Бу юл төзекләндерү һәм яңгыр канализациясе ясау эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче август). Казанда 21 сентябрьгә кадәр Ботаника һәм Ротор урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнде. Тиешле карар Казан Башкарма комитетында кабул ителде.
21 сентябрьгә кадәр түбәндәге урыннарда хәрәкәт чикләнде:
Ботаника ур., Шаляпин урамыннан Родина урамына кадәр;
Ротор ур., Ботаника урамыннан Павлюхин урамына кадәр.
Хәрәкәт чикләнү юл төзекләндерү һәм яңгыр канализациясе ясау эшләре белән бәйле.