Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2021, 13:11

Казанда 16 майга кадәр коры үлән, чүп-чар яндыру яки ачык һавада азык әзерләү тыела

Шәһәрдә янгынга каршы махсус режим гамәлдә.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Казанда 16-нчы майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда шәһәр территориясендә коры үлән, чүп-чар яндыру, ачык һавада азык әзерләү тыела. Шәһәрлеләрне янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә чакыралар, чөнки янгынның күп өлеше кеше факторы аркасында килеп чыга.

15-нче апрельдән Татарстанда янгын куркынычы сезоны башланды, ә 26-нчы апрельдән 16-нчы майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Янгынга каршы махсус режим чорында ачык һавада азык әзерләүне тыю ачык учакка гына түгел, урман белән чиктәш торак массивларда мангалларга да кагыла.

«Дачада шашлыклар әзерләү җилсез һава шартларында, махсус әзерләнгән мәйданчыкта бетон яки гравийдан ике метр зурлыктагы мәйданчыкта рөхсәт ителгән, – дип аңлатты Гражданнар оборонасы идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов. – Шулай ук мәйданчыкның нинди дә булса биналардан, корылмалардан алты метр ераклыкта булырга тиешлеген дә әйтергә кирәк. Санап үтелгән куркынычсызлык чараларын үтәгәндә чүп-чар яндыру металл мичкәләрдә рөхсәт ителә «.

Казанда янгыннарны кисәтү өчен янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча инструктажлар үткәрелә, территорияләрнең торышын, янучан сыеклыкларны саклау урыннарын тикшерәләр, янгын куркынычы булган эшләрне башкарганда көчәйтелгән контроль алып барыла. «Без янгынга каршы торышка һава шартлары гына түгел, ә кеше факторы да йогынты ясавын яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә янгыннарны профилактикалау шәһәрлеләрнең төп бурычларының берсе булып тора, – дип ассызыклады Ф.Тимурханов.

Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 4-5 мең сум, вазыйфаи затларга – 20-40 мең сум, юридик затларга 300-500 мең сум күләмендә административ штраф салуга китерә.

Искәртеп узабыз, апрельдә Казан территориясендә 83 янгын теркәлгән, шуларның 18-е торак секторда. 17 янгынның сәбәбе коры үлән яну булган, 6 очракта камышлар янган, тагын 29 очракта каты көнкүреш калдыклары янган. Ел башыннан бирле шәһәрдә 315 янгын булган – 7 кеше үлгән, 22 кеше зыян күргән, 18 кеше коткарылган.

Махсус янгынга каршы режим вакытында гамәлдә булган чикләүләр белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар