В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юл Академик Завойский урамыннан Совет районының өченче транспорт дамбасына кадәрге участокта ябык.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче май). Казанда 14-нче октябрьгә кадәр Җиңү проспекты, Академик Арбузов урамы һәм Хөсәен Ямашев проспекты буенча машина йөрү юллары һәм тротуарлар буйлап хәрәкәт чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Юл Академик Завойский урамыннан Совет районының өченче транспорт дамбасына кадәрге участокта ябык. Бу төзекләндерү эшләренә, машина юлларын һәм тротуарларны ремонтлауга бәйле.