В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бер айдан артыкка Коләхмәтов һәм Восстание урамнары участокларында тротуарлар өлешчә ябык булачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче сентябрь). Казанда Восстание һәм Г.Коләхмәтов урамнарында җәяүлеләр өчен хәрәкәтне, шулай ук Васильченко урамында автомобиль транспорты өчен чикләүләр озайтылды. Бу газүткәргеч челтәрләрендәге эшләр белән бәйле, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.
11 нче октябрьгә кадәр Васильченко урамы буенча 1в, 6, 6/1, 7, 12/4, 16 к.1, 16 к.2, 63 нче номерлы йортлар янындагы юл автотранспорт хәрәкәте өчен ябыла.
11 нче октябрьдән 25 нче ноябрьгә кадәр Г.Коләхмәтов урамындагы 31 нче номерлы йорт һәм Восстание урамындагы 83а номерлы йорт янында тротуарлар өлешчә ябылачак.