Тәүлек эчендә ТР башкаласы урамнарыннан 12 меңгә якын кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче декабрь). Узган тәүлек эчендә юл хуҗалыгы хезмәтләре 11761 тонна кар чыгарганнар. Казан урамнарын җыештыруга 517 юл эшчесе һәм 749 махсус техника берәмлеге, шул исәптән 172 катнаш юл машинасы, 136 трактор щеткасы, 219 үзбушаткыч, 87 фронталь төягеч һәм 65 "Барсик" мини-төягече, 27 грейдер, 21 кар төягеч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Узган тәүлек эчендә юлларны эшкәртү өчен 1313 тонна бозлавыкка каршы матдә, шул исәптән 349 тонна реагент һәм 964 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган.
Бүген көндез урамнарны кардан чистартуга 463 юл эшчесе һәм 335 махсус техника чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Кар юлларның түбәндәге өлешләреннән чыгарылачак: Адоратский, Айдаров, Бауман, Белинский, Беломорск, Ваһапов, Васильченко, Восстание, Восход, Габишев, Гладилов, Голубятников, Горький шоссесы, Губкин, Декабристлар, Дементьев, Ибраһимов, Ипподром, Клара Цеткин, Копылов, Короленко, Гадел Кутуй, Литвинов, Максимов, Мариуполь, Меридиан, Каюм Насыйри, Островский, Павлов, Павлюхин, Петербург, Идел буе, Сахаров, Сибгат Хәким, Фаткуллин, Фатых Кәрим, Челюскин, Чистай, Чуйков, Ямашев, шулай ук Ирек мәйданы, тимер юл вокзалы мәйданы һәм Болак аша күперләрдән һ.б.