Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 3010 тонна кар чыгарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU 28-нче ноябрь). Узган тәүлектә Казан урамнарыннан 3010 тонна кар чыгарылган. Шәһәрне җыештыруга 487 юл эшчесе һәм 502 берәмлек махсус техника, шул исәптән 137 катнаш юл машинасы, 13 кар төягеч, 131 трактор щеткасы, 15 грейдер, 54 фронталь төягеч, 58 "Барсик" мини-төягече, 89 үзбушаткыч һәм башка төр техника җәлеп ителде.
Казан юлларында тәүлегенә 206 тонна бозлавыкка каршы материаллар, шул исәптән 31 тонна реагент һәм 175 тонна ком-тоз катнашмалары кулланылган.
Бүген көндез, район администрацияләре мәгълүматлары буенча, урамнарны кардан чистартуга 432 юл эшчесе һәм 254 махсус техника берәмлеге чыгачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.