Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.03.2023, 20:58

Казанда мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары өчен Сосо Павлиашвили концерт куйды

Җырчы шәһәрдә яшәүчеләрне якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады һәм алар өчен «Сәйдәш» мәдәни үзәге сәхнәсендә хитлар башкарды.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче март, Юлия Летникова). Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә мобилизацияләнгән казанлыларның гаиләләре өчен концерт булды. Җырчы Сосо Павлиашвили ТР башкаласында яшәүчеләрне –хәрбиләрнең әниләрен, хатыннарын һәм апаларын якынлашып килүче бәйрәм белән котлады. Концерт шәһәр Мэриясе белән берлектә «Игелекле Казан» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Сосо Павлиашвили мобилизацияләнгән шәһәрлеләрнең әниләренә, хатыннарына һәм апаларына мөрәҗәгать итеп, аларның үз туганнары белән тизрәк күрешүен теләде. «Аллаһ, мәхәббәтегезне, балаларыгызны, хыялларыгызны һәм төшләрегезне сакласын. Матур сүзләрне сезгә, бәйрәмнәрдә генә түгел, көн саен әйтсеннәр. Табигатьтә кыш булса да, яз инде җитте. Минем күңелемдә яз – сезнең күңелләрдә дә һәрвакыт яз булсын», - дип теләде җырчы.

Павлиашвили Сосо 1,5 сәгатьлек концерт дәвамында үзенең иң шәп хитларын башкарды. Алар арасында «Небо на ладони», «Помолимся за родителей», «Радовать» һәм башка танылган җырлар яңгырады. Кайбер композицияләрне артист хатыны Ирина һәм улы Леван белән бергә башкарды. «Елмаегыз, бу – иң зур бәхет», диде җырчы җырлар арасында. Тамашачылар Сосо Павлиашвилины җылы каршы алдылар, аның белән кушылып җырладылар һәм истәлеккә фотога төштеләр. Башкаручының танылган хитларын тамашачылар алкышлар белән каршы алдылар һәм басып җырладылар. «Сәйдәш» мәдәни үзәге залы тулы иде.

Кичә азагында артист тамашачыларга иртәгәге көнгә булган мәхәббәтләре, көчләре һәм ышанычлары өчен рәхмәт белдерде. «Бу кич өчен Илсур Метшинга һәм Казан Мэриясенә рәхмәт белдерәсем килә, алар әлеге концертны оештыруны үз җилкәләренә алды. Минемчә, бу кич митур үтте», - диде сәхнәдән артист. Концерт шәһәр Мэриясе белән берлектә «Игелекле Казан» хәйрия фонды тарафыннан оештырылды.

Исегезгә төшерәбез, Казанда махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен ярдәм чаралары кертелде. Ташламалар арасында мәктәп балаларын бушлай кайнар ризык белән тәэмин итү, балалар бакчасы өчен абонент түләвеннән азат итү, җәмәгать транспортында балаларны бушлай йөртү, «Батыр» картасы буенча мәдәният һәм спорт учреждениеләренә бушлай керү мөмкинлеге бар. Ташламалар турында тулырак мәгълүматны KZN.RU порталындагы махсус бүлектә белергә була.

Республика башкаласында мобилизацияләнүчеләр һәм Татарстан шефлыкка алган Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары эшләвен дәвам итә. Алар яшүсмерләр клубларында һәм спорт объектларында урнашкан һәм «Игелекле Казан» логотиплары белән билгеләнгән, ә төп йөк комплектлау үзәге Горький шоссесында урнашкан.

Быел ТР башкаласыннан Лисичанскига 100 тонна гуманитар йөк җибәрелде. Соңгы тапкыр фуралар 22 нче февральдә китте, процессны Казан Мэры Илсур Метшин контрольдә тотты. Лисичанск халкы өчен алты фурага беренче чиратта кирәкле әйберләр, суүткәргечләрне торгызу өчен торбалар һәм башка төзелеш материаллары, УАЗ автомобиле, спорт инвентарьлары төялде, шулай ук казанлылардан теләктәшлек сүзләре язылган хатлар тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы ике партиядә йөкнең зур өлеше мобилизацияләнүчеләр өчен каралган иде. Моңа кадәр Илсур Метшин мобилизацияләнүчеләргә УАЗ «Хантер», «Нива» автомобильләре, хәрби хәрәкәтләр алып бару өчен техника, өстәмә аккумуляторлар белән рация, тепловизорлар, зур хәтерле планшетлар, соңгы модельле квадрокоптерлар һәм генераторлар тапшырган иде. Казан Лисичанскига барлыгы 725 тонна гуманитар йөк җибәргән.

Фоторепортаж
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләре өчен концерт узды
Барлык яңалыклар