Килүчеләрне төркемнәр буенча кабул итәчәкләр, катнашу – бушлай
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU 22 нче ноябрь). Шимбә көнне, 25 нче ноябрьдә, балалар тимер юлының укыту корпусында һөнәри осталык квесты узачак. Катнашу өчен 5-11 нче сыйныфларда укучы балаларның әти-әниләре чакырыла.
Очрашуда белгечләр тимер юл һөнәрләре, уку йортындагы белем бирү процессы һәм полигондагы «өлкәннәр» тимер юлы кагыйдәләре буенча оештырыла торган практик дәресләр турында сөйләячәкләр. Ата-аналар баланы укырга яздыру турында сораулар бирә алачак.
Килүчеләрне 11:00, 12:00 һәм 13:00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча кабул итәчәкләр: Алтынов урамы, 4а. «Тимер юл экскурсы» квестында катнашу бушлай.
Узган уку елында балалар тимер юлында 862 кеше белем алган, аларның 74% ы Казан һәм Алатырь профильле уку йортларында белем алуларын дәвам иткән, дип хәбәр итә Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте.