Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.06.2018, 15:25

Казанда стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен 740 урын бирелә

Объектларны урнаштыру тәртибен эшмәкәрләргә Башкарма комитетта үткән киңәшмәдә аңлаттылар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июнь, Алсу Сафина). Казанда стационар булмаган сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклану пунктларын урнаштыру өчен эшмәкәрләргә 740 урын бирелә. Урыннар бирүнең һәм аукционнар уздыруның яңа тәртипләре турында бүген Башкарма комитетта үткән киңәшмәдә сөйләштеләр. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров уздырган очрашуга 80-гә якын эшмәкәр килде.

Очрашуны ачып, И.Шакиров билгеләп үткәнчә, шәһәрдә киоскларны урнаштыру тәртибе үзгәртелде. Бу эш ике ел дәвамында эшмәкәрләр, районнар администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзлеше белгечләре белән берлектә алып барылды. “Бүгенге көндә Казан территориясендә вак берәмләп сату челтәре объектларын урнаштыру схемасы булдырылды, - диде җитәкче урынбасары. – Бу схема коррупциягә каршы экспертизаны, ачык тыңлауларны үтте, ул Кулланучылар базары комитетының интернет-битендә бастырылган”. Ул хәбәр иткәнчә, моңа кадәр аукционнар үткәрү һәм эшмәкәрләр белән килешүләр төзү тәртипләре эшләнде.

Стационар булмаган сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклану пунктларын урнаштыру турында тулырак Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, урнаштыру тәртибе Башкарма комитет тарафыннан расланган, аның белән муниципаль берәмлек сайтында һәм Казанның Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында танышырга мөмкин.

Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру турындагы килешү 5 елга төзеләчәк, ләкин ул җирне арендалау турындагы килешүдән дә артыграк вакытка төзелә алмый.

Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру өчен түләү суммасы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру хокукының минималь бәясен исәпләп чыгару методикасы буенча исәпләнгән күләмдә куела. Беренче түләүне эшкуарлар, килешү төзелгәч, 5 көн эчендә кертергә тиешләр. Алга таба түләү квартал саен кертелә. “90 көн эчендә килешү буенча түләү кертелмәсә, безнең килешүне берьяклы тәртиптә өзәргә хакыбыз бар”, - диде Р.Фазылҗанов.

Килешү төзелгәч, бер ай эчендә эшкуар сәүдә объектын кабул итүгә килергә тиеш. Кабул итү комиссиясенә Кулланучылар базары комитеты, районнар администрацияләре, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты вәкилләре керә.

“Якын арада безне катлаулы эш процессы көтә. Шуңа күрә аңлавыгызга һәм хезмәттәшлек итүегезгә өметләнәм”, - диде чыгыш ясаучы.

Киңәшмәдә эшкуарлар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Моннан кала, сораулар калган булса, аларны (843) 299-18-66, 299-17-27 номерлары буенча Кулланучылар базары комитетына бирергә мөмкин.

Барлык яңалыклар