20-нче майдан музей-тыюлык территориясе буйлап экскурсияләр үткәрү рөхсәт ителә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы килүчеләргә үз ишекләрен ачты. 30-нчы майдан 15-нче июньгә кадәр биредә «Җайлашу» акциясе оештырылачак, ул шәһәр халкының һәм кунакларның мәдәни активлыгын торгызырга тиеш.
20-нче майдан Казан Кремленең барлык музейлары эшли, территория буенча экскурсияләр уздыру рөхсәт ителә. Шулай ук 30-нчы майда килүчеләр өчен ныгытма манараларның берсе - Преображенская манарасы ачыла, дип хәбәр итә музей-тыюлык матбугат хезмәте.
«Җайлашу» акциясе кысаларында шәһәр халкы һәм кунаклары ташламалы тарифлар буенча музей комплексына бара ала. Моннан тыш, 14 яшькә кадәрге балалар олылар озатуында музейларга бушлай йөрү хокукына ия.
Эш режимы, гамәлдәге күргәзмәләр һәм керү кагыйдәләре турында мәгълүмат рәсми сайтта тәкъдим ителде.