В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә шәһәрдә 225 км артык автомат су сибү системасы салынган
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче август). Казанда яшел үсемлекләрне сугару процессына көн саен 40 берәмлек техника җәлеп ителгән. Муниципалитет балансында урам-юл челтәре буйлап һәм массакүләм ял итү урыннарында үсүче 260 меңнән артык агач бар – һәрберсенә 50 литр су исәпләнә.
Эссе һава шартларында су сибүгә аерым игътибар бирелә. Шәһәрдә бер яшьтән 10 яшькә кадәрге яшел үсентеләрне карау өчен махсус график эшләнгән. Су сибү-юу машиналары көндез дә, төнлә дә эшли.
Шәһәр предприятиеләре шулай ук асфальтның норматив торышын саклап калу өчен юлларга су сибү белән шөгыльләнә. Юл өслеген һава температурасы 25 градустан югары булганда суыту кирәк. Югыйсә асфальт-бетон үзенең ныклыгын югалтачак, ә бу автомобильләр хәрәкәте өчен куркыныч.
Юлларга су 11:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр һәм 23:00 сәгатьтән 6:00 сәгатькә кадәр сибелә. Су сибү вакытында агачларны һәм куакларны өстәмә дымландыру өчен техниканың бер соплосы яшел зона ягына юнәлтелә. Бүгенге көндә шәһәрдә 225 км дан артык автоматлаштырылган су сиптерү системасы салынган, дип хәбәр иттеләр ТР башкаласының Тышкы төзекләндерү комитетында.