Шәһәрдә яшәүчеләрдә 18 юнәлеш буенча өстәмә белем алу мөмкинлеге бар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Казанның яшь әниләре өчен берничә юнәлеш буенча өстәмә белем бирү курслары оештырылган. Укуны өч яшькә кадәрге бала карау ялында булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы һәм Казанда даими пропискага ия шәһәр хатын-кызлары үтә ала.
Курсларга туплау 18 юнәлеш һәм белгечлек буенча алып барыла. Мәсәлән, яшь әниләргә чәчтараш, тегүче, бухгалтер, ЭА һәм ВМ операторы, тәрбияче, пешекче, кондитер, визажист, флорист һөнәрләрен үзләштерергә тәкъдим итәләр. Шулай ук шәһәрдә яшәүче хатын-кызлар смета эше, маникюр, кадрлар эше, интерьер дизайны, компьютер һәм ландшафт дизайны буенча укырга, 1С программасын «Предприятие», «Сәүдә идарәсе», «Хезмәт хакы һәм персонал белән идарә итү» юнәлешләре буенча үзләштерергә мөмкин.
Өстәмә мәгълүматны белү һәм курсларга язылу өчен түбәндәге телефон буенча шалтыратырга мөмкин: +7(843)273-90-95, дип хәбәр итә Казан Халык мәшгульлеге үзәге.