Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.12.2021, 14:31

Казанда экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен 50 метрлы трамплин һәм күтәргечле тау чаңгысы трассасын ачачаклар

Кыш көне шәһәрдә 1,5 мең пардан артык чаңгы прокаты белән 13 чаңгы базасы эшләячәк.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы декабрь, Алинә Бережная). Кыш көне казанлылар өчен 1,5 меңнән артык пар чаңгы прокаты белән 13 чаңгы базасы эшләячәк, шул исәптән 8 трасса яктыртылган булачак. Аерым алганда, тәүлекнең караңгы вакытында Горький исемендәге паркта, «Крылья Советов» паркында, «Локомотив» стадионында, Горки-Әмәт урманында, Дәрвишләр, Чебакса, Мирный бистәләрендә йөрергә мөмкин булачак. Спорт объектларының кышкы сезонга әзерлеге турында бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов сөйләде.

Казан Мэры Илсур Метшин барлык спорт объектларында санитар-эпидемиологик таләпләрне тайпылышсыз үтәргә чакырды. «Кышкы спорт төрләренең күптөрлелеге сөендерә, спорт объектлары саны арта. Әйе, кызганычка каршы, пандемия тормышның барлык өлкәләренә дә йогынты ясый, спорт – искәрмә түгел. Барлык объектларда да Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре катгый үтәлергә тиеш», – дип искәртте шәһәр башлыгы.

Спорт объектларына керү QR-код булган очракта гына башкарылачак, дип хәбәр итте Альберт Салихов. «Прокат пунктларының эше махсус эшләнгән расписание һәм бер үк вакытта прокат пунктларында чикләнгән кешеләр саны буенча алып барылачак. Халыктан чикләүләргә аңлап каравын һәм кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәвен сорыйбыз», –­ дип билгеләп үтте ул.

Гадәттәгечә кышын казанлыларда массакүләм шуу өчен мәйданнар булып боз ареналары һәм сарайлары, шугалаклар тора. Әлеге кышкы сезонда шәһәр халкы өчен 21 шугалак эшләячәк, прокат пунктларында 3 мең пар тимераяк алырга мөмкин булачак. Шулай ук Кремль яр буенда шугалак ачу да планлаштырыла. Ачылу көне әле билгеле түгел, һәм ул һава торышына бәйле, дип билгеләп үтте Альберт Салихов.

Килүчеләр өчен ике стадионның шугалагы үз ишекләрен ачты инде. 17-нче ноябрь көнне тимераякта массакүләм шуу яратучыларны «Хезмәт резервлары» стадионы кабул итте, ә 20-нче ноябрьдә «Ракета» стадионында ««Ак барс-Динамо» хоккей командасы туплы хоккей буенча Россия чемпионаты кысаларында үз бозында Ульяновскның «Волга» командасын җиңү белән башлап җибәрде.

Ноябрь уртасыннан шәһәрдә хоккей тартмаларын катыру буенча да эшләр башкарылды. Беренчеләрдән булып, Мәскәү районының 70-нче номерлы гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан хоккей тартмасы әзерләнгән, ә 28-нче ноябрьдә Мир урамы, 45 адресы буенча урнашкан хоккей мәйданчыгында кышкы спорт сезоны ачылуга багышланган беренче турнир үткәрелде.

Боз тартманы катыру буенча төп эш бүгенге көннән башлана. Спорт командаларының күнегүләре үткәрелмәгән көннәрдә якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә алардан файдалана алачак. Билгеләп үтик, узган ел белән чагыштырганда, Казанда хоккей уйнау өчен мәйданчыклар саны 78-дән 82-гә кадәр арткан.

Альберт Салихов «Демография» милли проекты кысаларында «Спорт – тормыш нормасы» федераль программасы нигезендә соңгы ике елда Казанда ачык типтагы ике физик культура-сәламәтләндерү комплексы төзелгәнен искә төшерде. Алар Идел буе һәм Мәскәү районнарында Зорге урамы, 71 һәм Химиклар урамы, 55 адреслары буенча урнашкан.

«Барлык спорт объектларында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте күрсәтмәләре катгый үтәлергә тиеш»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Шулай ук быел Казан шәһәре Думасы депутаты, «Камастройинвест» компаниясе генераль директоры Дилүс Сираҗетдиновның иганәчелек ярдәме белән Мәскәү районының 87-нче номерлы мәктәбе территориясендә хоккей тартмасы тулысынча яңартылды. Ә «Безнең ишегалды» республика программасы ярдәмендә 2021 елда Совет районының Ломжа урамындагы йорт ишегалдында, резин өслекле һәм трибуналы хоккей тартмасы барлыкка килде – җәй көне анда балалар футбол, ә кышын хоккей уйнаячак.

Моннан тыш, экстремаль спорт төрләрен яратучылар өчен Нагорный бистәсендә «Трамплин» тау чаңгысы комплексы базасында 3 трамплин ачылачак, шул исәптән берсе 50 метрдан артык биеклектә. «Һава шартлары уңай булса, якын арада биредә күтәргечле тау чаңгысы трассасы да эшли башлаячак», – диде Альберт Салихов.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.12.2021
Видеорепортаж
06.12.2021 13:07
Казанда бу кышта 8 яктыртылган чаңгы трассасы, 21 шугалак, 82 хоккей тартмасы эшләячәк
Барлык яңалыклар