В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрдә Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа дүрт катлы корпусын төзү дәвам итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче май, Алинә Бережная). Казанда коронавирус белән авыручыларны дәвалау өчен 16-нчы номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә ятаклар җәелдерү планлаштырыла. Бу хакта бүген коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча штаб утырышында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков хәбәр итте.
Владимир Жаворонков COVID-19 белән авыручылар саны буенча статистика мәгълүматларын китерде. 24-нче майга Россиядә 8,5 мең яңа очрак теркәлгән, илдә авыручыларның гомуми саны 344 мең кеше тәшкил итә. Пандемия башыннан 113 мең кеше сәламәтләнде, 3545 кеше үлде. Татарстан Россиянең башка төбәкләре арасында авыручылар саны буенча 15-нче урында тора. Республикада авыруның 2849 очрагы теркәлгән, шул исәптән Казанда - 1413 кеше. Татарстанда коронавирус инфекциясеннән 10 кеше үлде, шуларның икесе - Казанда.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы коронавирус белән авыручыларны дәвалау Республика клиник хастаханәсендә, Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсендә, 1-нче номерлы балалар хастаханәсендә, 2-нче номерлы клиник хастаханәдә, 7-нче номерлы клиник хастаханәдә, сугыш ветераннары госпиталендә һәм Биектау үзәк район хастаханәсендә үткәрелүен сөйләде. Якын арада шулай ук 16-нчы шәһәр клиник хастаханәсендә ятаклар җәелдерү планлаштырыла.
«Барлык медицина учреждениеләре дару препаратлары һәм шәхси саклану чаралары белән җиһазландырылган», - дип өстәде В.Жаворонков.
Спикер шулай ук Казанда госпитальләрне җәелдерү пневмония белән авыручыларны үзәк округта берләштерү өчен кирәк, бу Татарстан халкының 50%-ын тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Мондый үзәкләштерү ярдәмендә нәтиҗәле дәвалауны җайга сала алдык, дип ассызыклады В.Жаворонков.
COVID-19 белән авыручы пациентларны дәвалау өчен Казанда Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа дүрт катлы корпусын төзү дәвам итә. Медицина учреждениесенең проект куәте 150 ятак тәшкил итә, кирәк булганда аларның саны 504-кә кадәр артырга мөмкин, шуларның 24-е - реанимация.