Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.04.2023, 13:31

Казанда транспорт хәрәкәте өчен Горький шоссесы дублерының беренче чираты тулысынча ачылды

Шулай ук Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янындагы тимер юл кичүенә капиталь ремонт үткәрелгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче апрель). Бүген Казанда транспорт хәрәкәте өчен Горький шоссесы дублерының беренче чираты тулысынча ачылды: Несмелов урамыннан Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр. Дүрт полосалы автомобиль юлының озынлыгы 6,2 км тәшкил итә.

Горький шоссесы дублерының участокларын төзү өчен Несмелов урамыннан Адмиралтейск буасына кадәр һәм аннан соң Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр 25 км озынлыктагы инженерлык челтәрләре чыгарылган, үзгәртеп корылган һәм монтажланган. Төзүчеләр тышкы яктыртуны тоташтырганнар, терәк диварлар күтәргәннәр, тавыштан саклаучы экраннар урнаштырганнар, моннан тыш, агачлар утыртылган. Дублер төзү өчен барлыгы 275 млн сумлык 300 дән артык җир участогы сатып алынган.

Горький шоссесы дублерының беренче чираты төзелеше ике участокка бүленгән. Беренчесенең озынлыгы – Несмелов урамыннан Адмиралтейск буасына кадәр – 1,5 км тәшкил итә, ул 2021 елда төзелде. Адмиралтейск буасыннан алып Барлык диннәр гыйбадәтханәсенә кадәр 4,7 км озынлыктагы икенче участок бүген ачылды. Юл буенда тротуар һәм велосипед юлы оештырылган.

Хәзерге вакытта Барлык диннәр гыйбадәтханәсеннән М7 трассасына кадәр юлның өченче участогы буенча проект-смета документациясе әзерләнгән, ул дәүләт экспертизасын узган.

Исегезгә төшерәбез, бүген Иске Аракчино бистәсендә капиталь ремонттан соң Затонская урамында, Барлык диннәр гыйбадәтханәсе янында тимер юл кичүе ачылды.

Барлык яңалыклар