В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сентябрь аеннан башлап иҗади дәресләр атна саен үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче август). Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны һәм аларның ата-аналарын балчыктан төрле әйберләр ясау буенча дәресләргә чакыралар. Сентябрь аеннан башлап иҗади дәресләр атна саен үткәреләчәк.
Эшләнмәләр эшләгәндә чүлмәк боҗрасы һәм муфель миче кулланылачак. Педагог Ольга Копылова җитәкчелегендә укучылар хәйрия ярминкәләрендә сувенирлар, савыт-саба һәм бизәнү әйберләре ясарга өйрәнәчәкләр.
Иҗади дәресләр атна саен «Хыял» гаилә ял итү үзәгендә (Павлюхин ур., 120) узачак, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте. Дәресләргә кушылу өчен түбәндәге телефон аша язылырга кирәк: +7-906-320-17-83.