Эре мәдәни муниципаль үзәкләрдә 1100 дән 2500 кешегә кадәр кеше шөгыльләнә.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4 нче сентябрь). Соңгы 7 елда үткәрелгән реконструкция нәтиҗәсендә бүген барлык шәһәр мәдәният йортлары һәм өч китапханә тулысынча яңартылган һәм заманча җиһазландырылган. Бүген анда төрле яшьтәге шәһәр кешеләре өчен дәресләр уза. Көзге-кышкы дәресләр сезоны 18 мәдәни-ял итү учреждениесендә һәм 50 муниципаль китапханәдә оештырылачак. 80% тан артык түгәрәкләр һәм секцияләр - бушлай. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов хәбәр итте.
«Без мәдәният йортларын шактый масштаблы реконструкцияләдек. Хәзер бу балаларыбыз, яшүсмерләр үз сәләтләрен ачсын өчен, ә өлкәннәр соңыннан дип калдырылган теләкләре - җырлау, бию, кул эшләре белән шөгыльләнү, түгәрәкләргә йөрү өчен кирәкле барлык җыелмалар белән якты ремонтланган урыннар», - дип аңлатма бирде Казан Мэры Илсур Метшин.
Балалар һәм өлкәннәр өчен хәзер 717 берләшмә, секция, түгәрәк һәм студия эшли (383 е – балаларга, 334 е 14-90 яшьлек кешеләргә юнәлдерелгән). Өлкән буын кешеләре өчен даими рәвештә 16 мәдәни үзәктә һәм «Яшәү яме» проекты кысаларында барлык китапханәләрдә дәресләр уза.
Шәһәрдә 508 бушлай студия һәм түгәрәкләр бар, ә бу барлык клуб берләшмәләренең 80% тан артыгы. Сәламәтлек үзенчәлекләре булган балалар өчен Тимер юлчылар мәдәният йортында, Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында, «Мәскәү» мәдәният үзәгендә һәм башкаларда махсус дәресләр үткәрелә. Хәзер шулай ук «Полимер» мәдәният йортында тонык һәм начар ишетүче балалар өчен проект эшләнә.
«Түләүле дәресләр үткәрү түгәрәкләрнең спектрын киңәйтү һәм аларның эшчәнлегенә чыгымнарның бер өлешен каплау зарурлыгы белән бәйле. Алар һич кенә дә табыш алуга юнәлмәгән. Шуңа күрә без мәдәният үзәкләрендә түләүле дәресләргә бәяләр шундый ук коммерция структураларына караганда сизелерлек түбәнрәк булсын өчен тырышабыз», - дип билгеләп үтте Азат Абзалов.
Казан буенча дәресләрнең иң югары бәясе хәзер 3600 сум тәшкил итә, иң арзаны – 1300 сум.
Бүгенге көндә хореография, театр һәм вокал юнәлешләренә ихтыяҗ зур. Мәсәлән, «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә 29 бию студиясе эшли. Ә шәһәрдә спорт-бал биюләре буенча иң яхшыларның берсе «Свей» санала. Аларның тәрбияләнүчеләре ел саен бөтенроссия һәм халыкара чемпионатлар лауреатлары һәм призерлары булалар. Студия Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм Тимер юлчылар мәдәният йортында урнашкан.
«Мәскәү» мәдәният үзәге популярлык казанган. Ул заманча сәнгать күргәзмәләрен үткәрә. Ел дәвамында төрле заманча авторлардан 10-15 якты проект тормышка ашырыла. Мәсәлән, 14 нче сентябрьдән 13 нче октябрьгә кадәр Лина Гарипованың иҗади остаханәсе «Син булдыра аласың» күргәзмәсен тәкъдим итәчәк.
Авыл тибындагы кечерәк мәдәният йортлары да игътибарсыз калмаган. Аларда кино һәм телевидение остаханәләре, фотографияләр һәм блогинг мәктәпләре ачык һәм популяр. Мәсәлән, «Төньяк» мәдәният йортында конферанс мәктәбе эшли, аны тәмамлаучылар зур шәһәр чараларына җәлеп ителә.
Эре мәдәни муниципаль үзәкләрдә 1100 дән 2500 кешегә кадәр кеше шөгыльләнә. Мәсәлән, «Мәскәү» мәдәният үзәгенең 69 студиясендә – 2000 кеше, «Сәйдәш» мәдәният үзәгенең 61 студиясендә – 1600 кеше, Ленин исемендәге мәдәният йортының 57 студиясендә – 2500 кеше, Сәетгалиев исемендәге 51 студиядә – 1500 кеше, «Юность» мәдәният йортының 61 студиясендә 1100 кеше шөгыльләнә.
Фото: Марат Мөгыйнов, Денис Гордийко