Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.10.2022, 13:41

Казанда ташламаларны раслау өчен мобилизацияләнүчеләрнең балаларына пластик карточкалар биреләчәк

Алар белән балалар мәдәни һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөри алачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы октябрь). Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендәге балаларга ташламаларны раслау өчен пластик карточкалар бирәчәкләр. Алар ярдәмендә балалар муниципаль һәм республика мәдәният учреждениеләренә һәм муниципаль спорт объектларына бушлай йөри алачак. Карточкалар бирелә башлау датасы һәм аларны алу тәртибе турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Билгеләп үтәбез, җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен аерым транспорт карталары эшләячәк. Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чарасы буларак бушлай йөрү 10 нчы октябрьдән гамәлгә кертеләчәк.

Исегезгә төшерәбез, кичә Илсур Метшин өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышын уздырды. Киңәшмә барышында шәһәр башлыгы мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында җиткерде, алар арасында мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары бакчаларга бушлай йөрүе һәм анда бушлай туклануы, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителү һәм җәмәгать транспортында йөрү, мәдәни һәм спорт учреждениеләренә түләүсез бару бар. Моннан тыш, Казан бизнесменнары тәкъдиме буенча шәһәрдә мондый гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм фонды булдырачаклар.
Барлык яңалыклар