В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Алар белән балалар мәдәни һәм спорт учреждениеләренә бушлай йөри алачак.
Фото: Денис Гордийко
Билгеләп үтәбез, җәмәгать транспортында бушлай йөрү өчен аерым транспорт карталары эшләячәк. Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чарасы буларак бушлай йөрү 10 нчы октябрьдән гамәлгә кертеләчәк.
Исегезгә төшерәбез, кичә Илсур Метшин өлешчә мобилизацияләүгә бәйле социаль-гуманитар мәсьәләләр буенча штаб утырышын уздырды. Киңәшмә барышында шәһәр башлыгы мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү чаралары турында җиткерде, алар арасында мобилизацияләнгән кешеләрнең балалары бакчаларга бушлай йөрүе һәм анда бушлай туклануы, мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр кайнар ризык белән тәэмин ителү һәм җәмәгать транспортында йөрү, мәдәни һәм спорт учреждениеләренә түләүсез бару бар. Моннан тыш, Казан бизнесменнары тәкъдиме буенча шәһәрдә мондый гаиләләргә адреслы ярдәм күрсәтү өчен мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм фонды булдырачаклар.