Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.11.2018, 14:15

Казанда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр ГТО нормаларын тапшырдылар

Спорт чарасы "Инклюзив спорт көне. Чикләрсез ГТО” Бөтенроссия фестивале кысаларында узды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче ноябрь, Алинә Бережная). Бүген Казан “Инклюзив спорт көне. Чикләрсез ГТО" Бөтенроссия фестиваленә кушылды. Үзәк стадионның футбол-җиңел атлетика манежында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр берничә дисциплина буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.

Фестивальдә 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге 50 бала, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән 25 бала һәм яшүсмер катнашты. Аларга көч, тизлек, җитезлек һәм чыдамлык кебек катлаулы сынаулар узарга кирәк иде. Шулай итеп, укучылар инвалидлыгы булган кешеләр өчен җайлаштырылган 10 ГТО нормативларын тапшырдылар: отжимание, гантельләр күтәрү, 100 метрга йөгерү, каек (челночный) йөгерүе, теннис ракеткасында туп сикертү, каршылыклар полосасы, кулларны арка артында тоташтыру, озынлыкка сикерү, 1 кг авырлыктагы медицинаболын баш артыннан утырып яки ятып ташлау һәм башкалар. Балаларга Казан дәүләт медицина университеты студентлары – 30 волонтер ярдәм итте.

Кайбер балалар биремнәрне тиз үтәделәр. Әйтик, ишетү белән проблемалары булган унбер яшьлек Арслан Гыйбадуллин спорт белән шөгыльләнергә ярата – иртәләрен зарядка ясый, мәктәптә физкультура буенча бер генә дәресне дә калдырмый. “Миңа барыннан да бигрәк йөгерергә ошый, төрле ярышларда җиңәргә яратам, мин әле һәр иртәне турникта күтәреләм”, – дип сөйләде ул.

Балалар ГТО нормаларын тапшырганчы, аларның әти-әниләре скандинавия йөреше күнекмәләрен үзләштерделәр – манежда мастер-класс үткәрү өчен махсус мәйданчык оештырылды.

Спорт чарасында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Светлана Вострикова һәм Казан Башкарма комитеты Аппаратының спорт проектларын тормышка ашыру бүлеге башлыгы Роман Ивачев катнаштылар.

Светлана Вострикова Казанда күптән түгел генә инвалид балалар өчен спорт үсә башлавын билгеләп үтте. "Бездә бөтен бер программа билгеләнгән, аның нигезендә шәһәрдә мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен хезмәт күрсәтеләчәк – спорт секцияләре эшләячәк, ярышлар уздырылачак, адаптив физик культура үсәчәк, – дип сөйләде Светлана Вострикова. – Бурычлар бик күп, әмма барыннан да элек, кадрлар проблемасын хәл итәргә кирәк, физик мөмкинлекләрен һәм сәламәтлекләренә чикләүләрне исәпкә алып, балалар белән шөгыльләнә алырлык белгечләр кирәк”.

“Мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мондый спорт чаралары, һичшиксез, мөһим, - дип өстәде Роман Ивачев. – Бу балалар өчен чикләр юк, алар, барыннан да элек, үзләрен җиңеп чыктылар, чөнки бу мәйданчыкка чыга алдылар. Мондый кешеләр өчен әлеге чараларны ешрак үткәрәсе килә”.

Сүз уңаеннан, инвалид балалар ГТО нормаларын тапшыра торган спорт бәйрәме илнең 6 төбәгендә узды инде. Фестиваль президент грантлары фонды ярдәмендә үткәрелә. Аның төп бурычы – төрле яшьтәге, һөнәр һәм социаль төркем кешеләренең бер-берсе белән стереотип һәм барьерлардан башка хезмәттәшлек итә алуын күрсәтү. Казаннан соң фестивальне Түбән Новгород кабул итәчәк.

Фоторепортаж
Казанда "Инклюзив спорт көне. Чикләрсез ГТО" фестивале, 24.11.2018
Барлык яңалыклар