В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
“Идеаль дөнья. Мин нишли алам?” темасына багышланган тренинг “Солнечный” реабилитация үзәгендә үтәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 15 февральдә Казанда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар “Идеаль дөнья. Мин нишли алам?” темасына багышланган тренингта катнаша алалар. Социализациягә багышланган дәресләр “Солнечный” реабилитация үзәгендә (Р.Зорге ур., 103) үтәчәк.
Тренинг 14-18 яшьлек балалар өчен исәпләнгән, аны “Творческая инклюзивная студия “Э-моция” проекты җитәкчесе Инесса Клюкина уздырачак. Ул билгеләп үткәнчә, Казанда моңа охшаш проектлар юк.
И.Клюкина балаларга мотивацион лекция укыячак, инвалидлыгы булган танылган кешеләр турында видеоязмалар күрсәтеп, алар буенча балалар белән фикер алышачак, визуализация көче турында сөйләячәк. Тренингта катнашучылар “Идеаль дөнья булдыру өчен нишләргә кирәк” командалы бирем эшләячәкләр һәм, нәтиҗә буларак, “Идеаль дөнья” темасына үзләренең проектларын тәкъдим итәчәкләр.