Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2025, 14:12

Юл билгеләренең 142 терәге кар җыюны яхшырту өчен башка урынга күчерелгән

Шәһәрлеләрдән юл инфраструктурасы кар чистарту техникасы эшенә комачаулый торган урыннар турында актив хәбәр итүләрен сорыйлар

Марат Мөгыйнов фотосы

Казанда шәһәрне кардан сыйфатлы чистартуга комачаулый торган урам инфраструктурасын оптимальләштерү буенча эш алып барыла. Тышкы төзекләндерү комитеты һәм Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасының уртак тырышлыгы белән 142 юл билгесе терәге, шулай ук 78 чүп савыты күчерелгән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин юл билгеләренең тәртипсез урнашуы кыш көне генә түгел, ел әйләнәсе дә проблемалар тудыра, дип ассызыклады.

«Бездә теләсә нинди юл чаты – билгеләрдән торган бакча кебек. Аларның әһәмиятлелеген беркем дә инкарь итми, ләкин аларны бер терәккә җыярга кирәк. Без хәзер кар җыю турында фикер алышабыз, ә алар бит шул ук «барсикларның» тротуарлар буйлап йөрүенә дә комачаулый. Алар ел әйләнәсе уңайсызлык тудыра: мәсәлән, коляскалы әниләр яки балалар өчен», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Илсур Метшин проблеманы тышкы реклама өлкәсендә тәртип урнаштырган кебек хәл итеп булачагына ышаныч белдерде. «Хаотик билгеләр шәһәр эстетикасын бозып кына калмый, җәяүлеләр иминлегенә дә яный», - дип сүзен йомгаклады ул.

Шәһәрлеләрдән юл инфраструктурасы кар чистарту техникасы эшенә комачаулый торган урыннар турында актив хәбәр итүләрен сорыйлар. Әлеге участоклар эш планына кертеләчәк. «Минем Казан» чат-боты яки Тышкы төзекләндерү комитетының телеграм-каналы чаты аша хәбәр итәргә мөмкин.

Дөрес куелмаган шәхси транспорт, бигрәк тә кар чыгару эшләре вакытында, өстәмә җитди кыенлык тудыра.

Казан мэры халыкны автомобильләрне урамнан вакытында алырга, ә ЮХИДИ хезмәткәрләрен кагыйдә бозучыларга карата профилактик эшне көчәйтергә өндәде.

«Кар җыю – күп баскычлы мәсьәлә. Ресурслар булмаганда кар яву белән ничек нәтиҗәлерәк көрәшергә кирәклеге хакында беренче ел гына уйламыйбыз. Монда вак-төяк юк! Иң төп проблемаларның берсе – дөрес куелмаган машиналар. Конкрет кешеләргә хәбәрне җиткерергә кирәк», - дип сүзен йомгаклады Илсур Метшин.

Киләсе кышкы сезонга Цифрлар министрлыгы Дәүләт хезмәтләре порталында яңа функция кертер дип көтелә. Ул юл хезмәтләренә кагыйдә бозып парковкаланган автомобиль хуҗасы белән турыдан-туры элемтәгә керергә мөмкинлек бирәчәк, бу исә җавап бирүнең оперативлыгын арттырырга тиеш. Проект әзерлек стадиясендә.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 08.12.2025
Видеорепортаж
08.12.2025 14:06
Казанда шәһәрне кардан чистарту системасын отышлы хәл иттеләр
Барлык яңалыклар