В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Процедураны Бауман урамында сәгать янында һәм Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында үтәргә мөмкин.
Фото: Денис Гордийко
15 нче һәм 16 нчы декабрьдә тест-мобильләр Бауман урамындагы сәгать янында һәм Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында урнашачак, дип хәбәр итә «Җиңү өчен тест. Ярдәм янәшә» проекты матбугат хезмәте.
22 нче декабрьдә Горький паркында «Хезмәт резервлары» стадионы каршында һәм 23 нче декабрьдә Бауман урамындагы сәгать янында казанлылар ВИЧ-статусын ачыклый алачак.
Барлык күрсәтелгән нокталарда да тест 12:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр ясалачак.
Проект ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге һәм «Яңа гасыр» хәйрия фонды белән Президент грантлары фонды акчаларына тормышка ашырыла.