Һәр гаиләнең гомуми медицина стажы – 100 елдан артык.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче ноябрь, Алина Бережная). Бүген “Казан” гаилә үзәгендә табиблар гаиләләрен бүләкләделәр. Казан Мэрының Рәхмәт хатлары тантаналы рәвештә шәһәрнең 10 табиб династиясе вәкилләренә тапшырылды. Һәр гаиләнең гомуми медицина стажы – 100 елдан артык.
Берничә медицина хезмәткәре буыны булган гаиләләрне Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров, ТР Сәламәтлек саклау министрылыгының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина, Казан шәһәр Думасы депутаты, “ТР Сәламәтлек саклау министрылыгының Республика клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев котладылар.
Казанда медиклар динасияләрен котлау традиөиясе 3 ел элек барлыкка килде. Ул вакытта, Гөлнара Гайфуллина сүзләре буенча, Татарстанда мондый 120-дән артык гаилә бар иде. “Сез, хөрмәтле табиблар, әлеге авыр һөнәрне үзегез генә үзләштереп калмыйча, аны балаларыгызга да күчерә, аңа тугрылык сакларга кирәклеген сеңдерә алгансыз”, - диде Гөлнара Гайфуллина.
Казан Мэры Рәхмәт хатлары Ратнер-Морозов, Пигалов-Кузнецов, Әминов-Сәләхов-Морадыймов, Вахитов-Хәбибуллин, Дружков, Әхмәдиев-Осипов, Чернышев-Әхмәдиев-Осипов, Ахунҗанов-Закиров-Ким, Овчинников-Базильский, Садыйков-Макаримов-Сәйфетдинов гаиләләренә тапшырылды.
“Әлеге гаиләләр тәҗрибә алмашу, буыннан-буынга белемнәрнең күчерелүе үрнәге булып торалар”, - диде Рафаэль Шәвәлиев.
Бәйрәм азагында гаиләләр күккә төрле төсле шарлар очырдылар.