Worldskills хәрәкәте тарафыннан мәгариф системасына кертелә торган иң яхшы дөньяви методикалар, технологияләр һәм стандартлар мөһим, - дип билгеләп үтте тантанада ТР Президенты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май). «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалында Татарстан җыелма командасының җиңүе - WorldSkills хәрәкәтен үстерү буенча зур эш нәтиҗәсе. Ләкин максат- чемпионатларда катнашу һәм җиңү генә түгел, беренче чиратта, белем бирү системасына Worldskills хәрәкәте тарафыннан кертелә торган иң яхшы дөньякүләм методикалар, технологияләр һәм стандартлар мөһим. Бу яшьләргә конкуренциягә сәләтле булу һәм заманча хезмәт базарында ихтыяҗга ия булу мөмкинлеге бирә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) VII Илкүләм чемпионаты финалы җиңүчеләрен һәм призерларын хөрмәтләү тантанасында белдерде.
Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин һәм WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин белән берлектә WorldSkills хәрәкәтендә Татарстан Республикасы җыелма командасының катнашуына багышланган күргәзмәне карады (В.И. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы фойесында). Биредә шулай ук 2017-2019 елларда Татарстан Республикасында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) чемпионаты хәрәкәтен үстерү презентациясе узды.
Татарстан Президенты шулай ук Социалистик Хезмәт Герое, Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе Виталий Копылов истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган стенд белән танышты. Шулай итеп, агымдагы елның маенда төбәк үсешенә өлеш керткән Татарстанның күренекле эшлеклеләре истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының ведомство алдынгы билгесен - В.Копылов исемендәге медаль булдыру турында тәкъдим кертү турында карарга киленде. Августта Казанда Виталий Копыловка бюст ачу тантанасын оештыру күздә тотыла.
Аннары В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында «Яшь профессионаллар» VII Илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләү тантанасы булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Сәхнәдән Рөстәм Миңнеханов тагын бер кат искә төшергәнчә, Татарстан Республикасы WorldSkills Илкүләм чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында 1-нче урынны алды. «Бу безнең WorldSkills хәрәкәтенең Россиядәге 7 еллык тарихында өченче җиңүебез, - диде ул. - Безнең, Казан мәйданчыгында яхшы нәтиҗәләргә ирешүебез куанычлы, биредә августта WorldSkills дөнья чемпионаты узачак. Ярышлар барышында Россиянең 80 төбәгеннән 1700-гә якын конкурсант 92 WorldSkills компетенциясендә һәм 48 WorldSkills Юниорлар компетенциясендә үз осталыкларын күрсәттеләр. Татарстан җыелма командасын 260 конкурсант һәм 216 эксперт тәкъдим итте. 218 конкурсант 150 медаль яулады - 58 алтын, 49 көмеш, 43 бронза, шулай ук 26 медальон профессиональлек өчен бирелде. Барыннан да элек, чемпионнарны әзерләгән остазлар һәм экспертлар адресына рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Сезнең осталык, һөнәри осталыгыгыз һәм тырыш хезмәтегез югары нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирде».
Рөстәм Миңнеханов чемпионат җиңүчеләренә һәм призерларына аерым котлау сүзләре җиткерде. «Финалда сезнең ышанычлы җиңүегез - карьерагызның, халыкара ярышларда яңа җиңүләрнең, һөнәри осталыгыгыз барлыкка килүенең текә старты, - диде Татарстан Президенты. - Сез киләчәк карьерагызда һәм шәхси үсештә бәяләп бетергесез өстенлек бирәчәк тәҗрибә тупладыгыз, 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында һәм 2022 елда Санкт-Петербургта үтәчәк EuroSkills Европа чемпионатында WorldSkills Russia Илкүләм җыелма командасы составында Россия флагы данын яклау мөмкинлеге алдыгыз».
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, район һәм шәһәрләрдәге чемпионат җиңүчеләре һәм призерлары белән муниципаль берәмлек башлыклары хөрмәтләү һәм очрашулар үткәрсәләр, дөрес булыр. Алар барысы да - һөнәр сайлау алдында торган укучы яшьләр өчен үрнәк.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов волонтерларга рәхмәт белдерде, аларның хезмәте нәтиҗәсендә кунаклар һәм катнашучыларда Татарстан, үткәрелә торган ярышларда һәм форумнарда сервис һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты турында яхшы тәэсирләр калды.
«Быелгы Җиңү – WorldSkills хәрәкәтен үстерү буенча Татарстанның зур эше нәтиҗәсе. Безнең максат - чемпионатларда катнашу һәм җиңү генә түгел. Беренче чиратта, безнең өчен иң яхшы дөньякүләм методикалар, технологияләр һәм стандартлар мөһим, алар Worldskills хәрәкәте тарафыннан безнең мәгариф системасына кертелә. Шуның белән без яшьләрнең конкуренциягә сәләтле һәм заманча хезмәт базарында ихтыяҗга ия булу мөмкинлеген арттырабыз. Республиканың алга таба үсеше моңа бәйле», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президенты призерларны әзерләүдә уңышларга ирешкән алдынгы мәгариф оешмаларын билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов аеруча күп санда медаль алучыларны әзерләгән мәгариф оешмаларына аерым игътибар бирде. Бу - Төбәкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы (19 медаль) һәм Сәләтле балалар өчен техник университетының инженерлык лицее (13 медаль).
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: республикада шактый көчле һөнәри белем бирү базасы булдырылган, 70 мең укучы 91 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә 200-дән артык белгечлек һәм эшче һөнәре буенча белем ала.
«Без яңа җиһазлар белән җиһазландырылган 31 ресурс үзәге булдырдык. Агымдагы елда тагын 6 ресурс үзәге булдырылачак. Бу эшне без алдынгы предприятиеләр белән бергә алга таба да дәвам итәчәкбез», - дип хәбәр итте Татарстан Президенты.
Тулаем алганда, узган чемпионат эшче һөнәрләрне популярлаштыру, бизнес-җәмәгатьчелек һәм җәмәгатьчелек игътибарын һөнәри стандартларны камилләштерү һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә җәлеп итү өчен мөһим этәргеч булды. Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, Татарстан Республикасында 2019 ел Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителгән.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, илкүләм чемпионат финалы Казанда август аенда узачак дөнья ярышларының генераль репетициясенә әверелде. 67 илдән 1600-дән артык конкурсант WorldSkills стандартлары буенча 56 компетенциядә көч сынашачак. Рөстәм Миңнеханов барысын да WorldSkills дөнья чемпионаты көннәрендә җанатарлар булырга чакырды.