В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр ярышларны кабул итәчәк спорт объектлары янында урнашкан сәүдә нокталарына кагылачак
Фото: Денис Гордийко
«Тренировкалар һәм ярышлар уздырылган көннәрдә спорт объектларына якын территорияләрдә урнашкан сәүдә объектларында 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр алкогольле продукцияне ваклап сату рөхсәт ителми», – диелә документта.
Карар нигезендә алкоголь сатуны тыю түбәндәге спорт объектлары янында гамәлдә булачак:
19-23 нче февральгә кадәр – «Татнефть Арена» стадионы янында;
20 нче февральдән 3 нче мартка кадәр – Казан теннис академиясе янында;
22-23 нче февральдә – «Ак Барс» көрәш сарае янында;
24-26 нчы февральдә – Казан циркы янында;
21-26 нчы февральдә һәм 28 нче февральдән 2 нче мартка кадәр – Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-парк янында;
27-29 нчы февральдә – «Хезмәт резервлары» стадионы янында;
19-20 нче февральдә – «Зилант» боз сарае һәм «Искәндәр» манежы янында;
22 нче, 28 нче һәм 29 нчы февральдә – «Урам» яшьләр экстрим-паркы янында.