В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәрәкәт туктатылу юл эшләрен башкару белән бәйле.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче сентябрь). 21-нче сентябрьдә Островский урамы буенча хәрәкәт – Пушкин урамыннан Айдинов урамына кадәрге участокта тулысынча ябыла. Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, хәрәкәт чикләүләре бер тәүлеккә кертелә – 21-нче сентябрьнең иртәнге 5.00 сәгатеннән 22-нче сентябрьнең 5.00 сәгатенә кадәр. Хәрәкәт туктатылу юл эшләрен башкару белән бәйле.