Шәһәрдә юлларны төзекләндерү эшләре башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Казанда 2018 елның юлларны капиталь төзекләндерү программасына кертелгән кайбер урамнарда хәрәкәт чикләнәчәк.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, хәрәкәт түбәндәге юлларда чикләнәчәк:
Клара Цеткин ур. (Боевая урамыннан Киров дамбасына кадәр) –14-нче апрельдән 13-нче майга кадәр;
Сибгат Хәким ур. (Декабристлар урамыннан Чистай урамына кадәр) – 14-нче апрельдән 13-нче майга кадәр;
Восстание ур. (Декабристлар урамыннан Горький шоссесы, боҗраны кертеп) – 16-нчы апрельдән 13-нче майга кадәр;
Павлюхин ур. (Назарбаев урамыннан Даурия урамына кадәр) – 16-нчы апрельдән 16-нчы майга кадәр;
Заводская ур. (Татарстан урамыннан Шәриф Камал урамына кадәр) – 16-нчы апрельдән 1-нче майга кадәр;
Модельная ур. (Техническая урамыннан Авангард урамына кадәр) – 16-нчы апрельдән 1-нче майга кадәр;
Бертуган Батталовлар ур. (Оренбург трактыннан Белые Росы урамына кадәр) – 16-нчы апрельдән 10-нчы октябрьгә кадәр;
Завойский ур. (Фучик урамыннан Завойский урамындагы 25-нче номерлы йортка кадәр) – 19-нчы апрельдән 19-нчы майга кадәр;
Петербург ур. (Артема Айдинов урамыннан Назарбаев урамына кадәр) – 20-нче апрельдән 21-нче майга кадәр;
Толстой ур. (Зур Кызыл урамыннан Подлужная урамына кадәр) – 23-нче апрельдән 22-нче майга кадәр;
Мусин ур. (Четаева урамыннан Голубятников урамына кадәр ) – 24-нче апрельдән 24-нче апрельгә кадәр;
Чуйков ур. (Бондаренко урамыннан Әмирхан проспектына кадәр Әмирхан проспектыннан Мусин урамына кадәр) – 24-нче апрельдән 24-нче майга кадәр;
Бауман ур. (1-нче Май мәйданыннан Батурин урамына кадәр) – 24-нче апрельдән 23-нче майга кадәр;
Рауис Гареев ур. (автобусларның соңгы тукталышыннан Ферм шоссесына кадәр) 28-нче апрельдән 28-нче майга кадәр;
Оренбург тракты (Танк боҗрасыннан Даурия урамына кадәр) –1-нче майдан 29-нчы майга кадәр;
Воровский ур. (Короленко урамыннан Ибраһимов проспектына кадәр) – 11-нче майдан 10-нчы июньгә кадәр;
Әмәт магистрале (метро күпереннән АЗС-ка кадәр) –16-нчы майдан 7-нче июньгә кадәр;
Рабочая ур. (Декабристлар урамыннан Бондаренко урамына кадәр) –18-нче майдан 10-нчы июньгә кадәр;
Дубравная ур. (Җиңү проспектыннан Р.Зорге урамына кадәр) – 21-нче июльдән 8-нче августка кадәр;
Ботаническая ур. (Шаляпин урамыннан Ротор урамына кадәр) –31-нче июльдән 22-нче августка кадәр;
Ротор ур. (Павлюхин урамыннан Ботаническая урамына кадәр ) – 1-нче августтан 11-нче августка кадәр;
Михаил Худяков ур. (Габдулла Тукай урамыннан Мәскәү урамына кадәр) – 1-нче августтан 29-нчы августка кадәр;
Һади Такташ ур. (Островский урамыннан Спартаковская урамына кадәр) – 1-нче августтан 16-нчы августка кадәр;
Фәтхуллин (Шәриф Камал урамыннан Сара Садыкова урамына кадәр) – 2-нче августтан 1-нче сентябрьгә кадәр;
Ватутин ур. (Габдулла Тукай урамындагы 13-нче номерлы йорттан Ватутин урамына кадәр) – 2-нче августтан 1-нче сентябрьгә кадәр;
Салмач поселогындагы Яркая ур. (Кол Гали урамыннан Камышлы урамына кадәр) – 10-нчы августтан 6-нчы сентябрьгә кадәр;
2-нче Газ ур. (Спартаковская урамыннан Универсиада проспектына кадәр) – 15-нче августтан 11-нче сентябрьгә кадәр.
Автомобильчеләрдән игътибарлы булулары һәм вакытлыча куелган юл билгеләрен үтәүләре сорала.
Искәртеп китик, 2018 елда шәһәр юлларын төзекләндерүгә 5,5 млрд сум акча бирелде: 1,6 млрд “Имин һәм сыйфатлы юллар” өстенлекле проектны гамәлгә ашыруга, 2,9 млрд сум урам-юл челтәрен норматив халәткә китерүгә, 1 млрд сум йорт территорияләрен төзекләндерүгә китәчәк. Шулай ук, Казанда апрель башында чокыр ремонтлары башкарыла.