В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чикләүләр 31 июльгә кадәр гамәлдә булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Казанда 31 июльгә кадәр Магистраль һәм Учительская урамнарында хәрәкәт өлешчә ябылды. Бу яңгыр канализациясе челтәрләрен төзекләндерү белән бәйле.
Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматлары буенча, Магистраль урамы 48/1 номерлы йорттан 1-нче Победилово урамының 2 номерлы йоттына кадәрге өлешендә ябылды, ә Учительская урамы – Магистраль урамыннан Учительская урамының 2-нче йортына кадәрге өлешендә.
Автомобильчыларга игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре күрсәтмәләрен үтәргә киңәш ителә.