Бу җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Казанда 27-нче июльгә кадәр Хәйдәр Бигичев урамы буенча хәрәкәт өлешчә ябылган. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Хәйдәр Бигичев урамындагы 16 һәм 16а номерлы биналар янында хәрәкәт чикләнгән. Бу җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен күчерү эшләре белән бәйле.