В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Автобуслар янәдән «Алексей Козин» һәм «Сибгат Хәким» тукталышларында пассажирларны утырта һәм төшерә башлады.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Казанда 28а, 43 нче һәм 54 нче номерлы автобусларның хәрәкәт схемалары өлешчә торгызылды. Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, Миллениум күпереннән Четаев урамына таба хәрәкәт иткәндә «Алексей Козин» һәм «Сибгат Хәким» тукталышларында пассажирлар утырту һәм төшерү яңартылган.
«Чистай» тукталышы элеккеге кебек үк вакытлыча гамәлдә түгел.
Исегезгә төшерәбез, өч автобус маршрутының хәрәкәт схемасы үзгәрү Чистай урамындагы өченче төньяк коллектор участогында авария аркасында килеп чыккан эшләр белән бәйле.