В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге күренеш казу һәм кабель сузу эшләре белән бәйле
Денис Гордийко фотосы
Казанның Островский урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнә. Әлеге күренеш казу һәм кабель сузу эшләре белән бәйле.
Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, Островский урамында урнашкан 103 нче йорт янындагы юл өлеше 2026 елның 13 гыйнварына кадәр транспорт өчен ябык булачак.
Исегезгә төшерәбез, төзекләндерү эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турындагы мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.