В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу вакытта биредә юл эшләре алып барылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Казанда Бутлеров урамы буенча транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк.
Тышкы төзекләндерү комитеты хәбәр иткәнчә, Бутлеров урамындагы хәрәкәт 13-нче июньнең 20.00 сәгатеннән 14-нче июньнең 7.00 сәгатенә кадәр, шулай ук 14-нче июньнең 20.00 сәгатеннән алып 15-нче июньнең 20.00 сәгатенә кадәр Курашов урамыннан Пушкин урамына кадәрге участокта чикләнәчәк.
Моннан тыш, 15-нче июньдә 20.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр Бутлеров урамындагы Маяковский урамыннан Пушкин урамына кадәрге участок тулысынча ябылачак. Бу вакытта биредә юл эшләре алып барылачак.