Казанда Журналистлар урамында транспорт хәрәкәте өлешчә чикләнгән. Сәбәбе — газүткәргеч төзелеше.
14 майда 17:00 сәгатькә кадәр юл Себер тракты урамындагы 34 к10а номерлы бина янында Журналистлар урамында ябылачак, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.