31-нче номерлы йорт янындагы урам участогы 3-нче майга кадәр ябык булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче апрель). Казанда Әпсәләмов урамы буенча хәрәкәт өлешчә чикләнгән. Тиешле боерыкка шәһәр Башкарма комитетында кул куелды.
Әпсәләмов урамындагы 31-нче номерлы йорт янындагы участок 3-нче майга кадәр ябык булачак. Бу хуҗалык-көнкүреш канализациясенең тышкы челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.