В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу җылылык үткәргечне ремонтлауга бәйле
Казанның Авиатөзелеш районында Беломорская урамы буенча транспорт хәрәкәтен бер айга чикләячәкләр. Сәбәбе – җылылык үткәргечне төзәтү.
11 августтан 10 сентябрьгә кадәр Беломорская урамындагы 69а йорты янындагы юл өлешендә чикләүләр кертеләчәк, дип хәбәр иттеләр Тышкы төзекләндерү комитетында.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.