Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Бу коллекторны төзекләндерү белән бәйле
Казанда Бертуган Касыймовлар урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр
Казанның Идел буе районында Бертуган Касыймовлар урамы буенча транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Сәбәбе — канализация коллекторын төзекләндерү.

28 июльдән 9 октябрьгә кадәр юлның түбәндәге участокларында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк:

Бертуган Касыймовлар ур., 1, 41, 45 нче йортлар тирәсендә, Рихард Зорге урамына таба хәрәкәт юнәлешендә;

Бертуган Касыймовлар ур., 48, 48а, 62, 70, 74 нче йортлар тирәсендәге юл участогында, Җиңү проспектына таба хәрәкәт юнәлешендә.

Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат махсус бүлектә бастырыла.

2025-07-22T14:21:02+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.