Казанда Пушкин һәм Театр урамнары буйлап транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр
Казанда кайбер урамнар буенча транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Бу ТР рәисенең ТР Дәүләт Советына юлламасын әзерләү һәм уздыру белән бәйле.

Казан шәһәренең Транспорт комитеты хәбәр иткәнчә, чикләүләр 16 октябрьнең 19:00 сәгатьтән 17 октябрьнең 19:00 сәгатькә кадәр түбәндәге юнәлешләр буенча кертеләчәк:

Пушкин урамы буйлап, Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр юл буенча (ике якка);

Театр урамы буйлап, Карл Маркс урамыннан Большая Красная урамына кадәр (ике якка да).

Шулай ук чикләүләр Карл Маркс урамындагы муниципаль парковкага да кагылачак.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Татарстан башкаласында Гадел Кутуй урамында хәрәкәтнең өлешчә чикләнүе озайтылды. 20 октябрьгә кадәр 106а һәм 86/5 йортлар тирәсендәге участок ябылачак.

2025-10-15T13:35:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.