Казанның Лазурная урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә биш көнгә чикләячәкләр. Бу газүткәргеч тармагы буенча эшләр башкаруга бәйле.
12—17 ноябрьдә 12 нче һәм 19 нчы йортлар тирәсендә машина йөрү юллары ябылачак, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.
Исегезгә төшерәбез, ремонт эшләре белән бәйле хәрәкәт чикләүләре турында мәгълүмат
махсус бүлектә бастырыла.