В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Эшләр 29 нчы һәм 30 нчы апрельдә үткәреләчәк.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 13 нче апрель). Казанда Гвардия урамындагы автомобиль юлы участогында хәрәкәтне вакытлыча чикләячәкләр. Тиешле күрсәтмә Казан муниципаль берәмлегенең Документлар һәм хокукый актлар җыентыгында урын алган.
Шулай итеп, 29 нчы апрельдән 30 нчы апрельгә кадәр 54 а номерлы йорт янында автомобиль транспорты һәм җәяүлеләр өчен хәрәкәт итү өлеше ябылачак.
Бу Гвардия урамыннан офис бинасына кадәр керү һәм чыгуны оештыру эшләре белән бәйле.